![]() | Вы читаете журнал Вход Создать аккаунт в ЖЖ Подробности |
![]() | |
![]() Барыгызны да бу изге бәйрәм белән котлыйм! |
|
![]() | |
С именем Сююмбике связаны трагические события татарской истории - падение Казанского ханства. Если 450 лет назад казанцы отдали свою царицу в заложники русскому царю (в итоге все равно не уберегли город от завоевания), то сейчас ее именем назвали конкурс танцев живота. а ведь оказывается среди организаторов - Министерство Культуры Республики Татарстан!! Идиоты. видимо те же самые что устроивают ежегодно безнравственный балаган на открытии мусульманского кинофестиваля "золотой Минбар" |
|
![]() | |
|
Сегодня казанский "Рубин" второй раз подряд стал чемпионом России! Молодцы!! Бүген "Рубин" икенче тапкыр (беренчесе былтыр иде), Русиянең чемпионы дәрәҗәсен яулады! Әфәрин!
|
|
![]() | |
Конституцию, кажется, никогда не читал, но тем не менее все равно - Бәйрәм белән! Съездили сегодня с женой в МЕГА, купили горшки для комнатных цветов. |
|
![]() | |
Казанга кунакка, экскурссиягә килүчеләргә истәлек итеп алып кайтырлык сувенирлар хәзер байтак. Чәкчәк, түбәтәй белән беррәттән, Сөембикә курчаклары, Казан мәчесе сыннары, Татарстан байраклары, башкала, Сабан туе күренешләре төшерелгән төрледән-төрле магнит, брелок, сәгать, кружкалар һ.б. бар. Күңелгә хуш килгәнен сайлау мөмкинлеге зур. Сатучылар да Бауман урамында һәр клиент өчен көрәшә, яңадан-яңа сувернирлар уйлап таба. Казанлылар тарихи һәм сәяси яктан аңлы булган урыслар өчен татар җиреннән алып китәрлек сувенирлар җитештерә башлаган. Бауман урамында Явыз Иван имзасы белән Казанны яулау грамотасы тамгасын сатып алырга була. Сатучылар әйтүенчә, иң популяр – Казан күренешләре төшерелгән магнит, ләкин монысын да истәлеккә алучылар бар. Товар үтә, тагын эшләтәсе булыр, диләр. (шул текстны һәм фоторәсемне миңа бер танышым җибәрде. Үзем нәрсә өстисем килә - Мәскәүдә шәһәрне алу турында Наполеон, Көньяк Осетиядә Михаил Сакаашвили исеме белән, Парижны алу турында Адольф Һитлер исеме белән сувенирлар сатылса шуңа җәмәгатьчелек фикере бик тискәре булыр иде.) |
|
![]() | |
|
"Барселона" Казанда "Рубин"ны җинә алмады.
![]() |
|
![]() | |
Әфәрин, "Рубин"!
футболдан бераз читкә китеп торсак, Татарстанга Каталониядән бик күп нәрсәләрдә үрнәк аласы бар. Туган телебезне ничек яклауда һәм саклауда, мәсәлән.. |
|
![]() | |
|
Сентябрьнең ахырында Габулла Тукай яшәгән "Болгар" кунакхәнәсенең бинасын җимергәнгә бер ел да тулды. Күргәнебезчә урыны буп-буш тора. Җимерүчеләр бу тарихи бинаны яңадан торгызырга тотынмадылар. Бәлкем проекты да юктыр әле. Сәбәбе нәрсәдә - кризистамы? Белмим. Акчалары булмагач - ник соң шул ашыгып тиз генә сүтеп куйдылар? Шул килеш торса - кемгә зыяны бар иде? "Булыдарыбыз!" дип әйтергә яраталар. Күренми! Булдырмаганнар әлегә. "Болгар" шундый иде: Бүген урыны менә шундый: Икенче фоторәсем шуннан: http://www.azatliq.org/photogallery/2735.h |
|
![]() | |
![]() | |
|
Нужно поддержать Дамира Шайхутдинова! Дамира я знаю очень давно, хороший парень. Дамир женился пару лет назад, недавно у него родилась дочь. Нельзя допустить того, чтобы его осудили за то что он просто перепечатал в своей газете, чужую статью о том что Российская империя росла за счет завоевания других государств и народов. Что это разве не правда? Неужели не были завоеваны Казанское ханство? Астраханское ханство, Сибирское ханство, Крымское ханство, Туркестан, Северный Кавказ и т.д.? вот здесь перепечатка из "Коммерсанта": Перепечатное дело В Татарстане возбуждено новое уголовное дело в отношении редактора газеты ««Чаллы яшьлэре» («Молодежь Челнов») Дамира Шайхутдинова. Он обвиняется в возбуждении ненависти либо вражды с использованием служебного положения. Поводом послужила публикация текста, который уже был признан «провоцирующим национальную рознь» в рамках уголовного дела в отношении одного из лидеров татарского национального движения Рафиса Кашапова. Господин Шайхутдинов выразил недоумение возбуждением дела в связи со статьей, по его словам, 16-летней давности. Ранее ему было предъявлено обвинение в рамках дела лидера «Милли меджлиса» Фаузии Байрамовой. ( Далее ... ) |
|
![]() | |
|
Хәтер көне: “Татарлар берләшегез!” Казанда 20-нче мәртәбә Хәтер көне уздырылды. Халык Аллаһы Тәгаләдән рухи, милли бәйсезлек сорады, “Азатлык! Бердәмлек! Татарлар берләшегез!” дип кычкырды. Быелгы Хәтер көненә узган елгы белән чагыштырганда халык күбрәк җыелды. Уфадан, Чаллы шәһәреннән 100-ләп кеше Казанга килде. Оештыручылар сүзләренчә, мәйданга барлыгы 400-ләп кеше җыелды. |
|
![]() | |
|
Казанда “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивале ачылды. Ачылышыннан фоторәсемнәрне мәдәният министерство сайтында карый аласыз. Күренгәнчә ачылышы мөселман мәдәниятенә бер-ничектә туры килми. В Казани открылся очередной фестиваль мусульманского кино «Золотой минбар». Организаторы из церемонии открытия фестиваля опять устроили балаган, который никакого отношения к исламской культуре не имеет. Фотографии с сайта министерства культуры Татарстана: |
|
![]() | |
|
"Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Апас районы игенчеләре быелгы авыр һава шартлары булуына да карамастан урып-җыю эшләрендә бөтен күңелләрен, көчләрен биреп көнне-төнгә ялгап эшләделәр. Сезнең дөрес сәясәтегез, безнең районга карата күрсәткән ярдәмегез, ышанычыгыз нәтиҗәсендә игенчеләр кыска вакыт эчендә зур нәтиҗәләр белән урып-җыю эшләрен төгәлләделәр. 26 августка 35,3 мең гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынды. Игенчеләр өчен бик тә катлаулы булган елда гектарыннан 35 центнер артык уңыш алынды. Ашлыкның тулаем җыемы 125 мең тонна тәшкил итә. Икмәк кабул итү пунктына 63 мең тонна ашлык озатылды, шуның 33 мең тоннадан артыгы 3 нче класслы югары сыйфатлы бодай. Бүгенге көндә дә икмәк тапшыру эше дәвам итә. Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезгә үз исемемнән һәм район хезмәтчәннәре исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм. Һәрвакытта да Апас районнын үз итеп безгә күрсәткән булышлыкларыгыз, ярдәмегез, акыллы киңәшләрегез аркасында без бу уңышларга ирешә алдык. Бу җиңүдә Сезнең бәяләп бетергесез өлешегез бар. Сезгә тагын бер кат бик зур рәхмәт. Исәнлек-саулык теләп, хөрмәт белән Апас муниципаль районы башлыгы Р.Н.Заһидуллин." Дөресен әйткәндә бу хатның имзасы белән оригиналы күрмәсәмдә, шундый хатның хичшиксез булуы шик уятмый. Татарстан түрәләрнең ялагайлануның бер үрнәге. «прошла зима, настало лето, спасибо партии за это!» |
|
![]() | |
Рамазан Гаете мөбәрәк булсын! Раббыбыз узган Рамазан аенда барлык гөнахларыбызны кичереп, киләчәктә барлык яхшы теләкләребезгә ирешергә насыйп итсен. Бәйрәм белән! |
|
![]() | |
|
Минтимер Шаймиев активно расстроился // Татарстану дали еще денег на спортивные объекты Вчера председатель правительства Владимир Путин встретился с президентом Татарии Минтимером Шаймиевым и выделил республике четыре дополнительных миллиарда рублей в рамках подготовки к Всемирной универсиаде, хотя господин Шаймиев его об этом и не просил. Специальный корреспондент "Ъ" АНДРЕЙ Ъ-КОЛЕСНИКОВ выяснил, как это произошло. Президент Татарии приехал в Ново-Огарево за три часа до начала встречи, то есть вовремя, как и договаривались. ( Далее ... ) |
|
![]() | |
![]() | |
|
Хатын белән Соль-Илецк шәһәренә (Ырымбур өлкәсендә) барып кайткан идек. Һәм шуның турында бераз кыскачарак язмакчымын. Соль-Илецк тозлы күлләре белән билгеле. Иң тозлысында кеше су өстендә ятып тора ала. Шифалы кара пычраклы күлләр дә бар. Бик файдалы диләр. Ял итүчеләр арасында кимендә биш кешенең берсе Татарстаннандыр. Шуның өчен урамнарда татарча сөйләшеп йөрүчеләргә карап үзеңне Казанда кебек сизәсең. Казахлар күп, әммә яшьләредә, урты буын кешеләре дә казахча сөйләшми. Урысча сөйләшәләр. Безнең татарлар кебек икән.. урыслашып баралар. Казахларга өмет бар иде, бетте хәзер. Ә берничә шул төбәктәге татарлар белән татарча матур итеп сөләшеп алдык. Татарча сөйләшмәүчеләре дә булды. Күлләр тирәсендә кафеларда күбесенчә үзбәк ашлары – пылау, лагман, шурпа, самса, манты, чебурек, лаваш. Татар кафесы да бар – татар ашамлыкларын ашап була. Шундый курорт тирәсендә урыс милли ашамлыклары күренми диярлек. Җәен татар артистлары килеп тора икән. Безнең алдан Буа сатира театры булып киткән икән, урамнарда афишалары күренгәли. Үзебез Илсөя Бәдретдинова концертына бардык. Билет бәясе 150 сум гына. Зал зур булмаса да, тулы диярлек иде. Халыкның күбесе безнең кебек ял итүчеләре ахрысы. Концерт алдыннан чәчәк табып булмагач, бер зур карбыз алырга булдык, һәм концерт уртасында сәхнәгә чыгарып Илсәягә бүләк иттем. И көлде рәхәтләнеп халык, кул чабулар булды. Минем артыннан бер абзый кәнфит коробкасын менеп бирде. Без булгач татар артистлары чәчәккә күмелмәсә дә, ачтан үлмәс. Кайтканда Ырымбур автовокзалы өчендә урнашкан киоскларында татар телендә бер-ничә тәбрикләү открыткалын күрдек, татар телендә бер-ике дини китапчык, аудио-видео сата торган киоскта 6 татар DVD, унарлап CD дискларын күрдем. Казахча 3 DVD гына иде, шуларның икесен клиплар белән булганнарны сатып алдым. Кичә тиз-тиз карап чыккан идек, ошамады, фигня полная – попса. Татар попсасыннан түбәнрәк минемчә. Кызыксынучылар булса карап-торарга бирә алам. Казанга нинди сувенирлар алып кайтырга дип уйлап йөргәндә әниләребезгә Ырымбур шәлләр сатып алдык, туганнарга Уфада эшләп чыгарылган лагман, бишбармак токмачларын сатып алдык. Дүрт пачка лагман токмачы, дүрт бишбармак булды. Ни өчендер Казанда шундый токмачларны сатуда күрмәдем, кызганыч. Вывод – нужно взять Соль-Илецк под протекторат Татарстана в летний период, пока тут татар много отдыхает. Себя предлагаю на роль типа генерал-губернатора, обязуюсь собрать диван-меджлис из уважаемых людей города. С каждой проданной самсы и чебурека нужно брать налог пару рублей для обустройства города. |
|
![]() | |
|
Вот она вся хваленая дружба народов в Китае. конфликт разгорелся на какой то фабрике из-за убийства китайскими рабочими нескольких уйгуров. В Восточном Туркестане вспыхнули спонтанные протесты уйгуров, перетекшие в беспорядки и столкновения с полицией. Уже погибло более 150 человек, около тысячи ранено. Сотни людей арестованы. Власти Китая ввели комендантский час на территории СУАР. Уйгуры - тюркский народ, исповедуют ислам. Также не следует забывать что в городе где сейчас идут столкновения - Урумчи (а также и в других городах) проживает несколько тысяч татар.
Шәркый Төркестанда киеренкелек арта - http://www.azatliq.org/content/uyghur_si Өремчедә киеренкелек арта - http://origin.azatliq.org/content/sincan |
|
![]() | |
|
Давно хотел об этом написать, да все руки не доходили. А тут просматривая одну интерактивную карту Казани увидел улицу имени Гаяза Исхаки, решил вот сейчас прямо написать. Помнится в 1996-1997 годах я потрабатывал на стройке охранником, ночь через третью, и сутки если попадались выходные. Работали с напарниками. Со мной работал мой друг Рамай Юлдашев, председатель Союза татарской молодежи "Азатлык" г. Казани на тот момент. Наша смена на стройке одновременно часто была и место для встреч ребят, тусовавшихся вокруг "Азатлыка". Собственно не об этом пойдет речь. Была у Рамая тогда портативная электрическая пишущая машинка "Ромашка" и бывало при необходимости здесь же на стройке ночью печатался нужный документ. И за месяц-другой до юбилея Гаяза Исхаки в 1997 году я решил напечатать обращение от СТМ "Азатлык" г. Казани обращение к властям города, республики и общественности с предложением переименовать одну из центральных улиц города в улицу имени Гаяза Исхаки. А также и другие другие улицы носящие коммунистические названия в честь татарских писателей, общественных деятелей, художников. Ночь длинная. Обращение было мною напечатано. Рамай подписал и шлепнул печать организации. На следующий день я наделал копий на ксероксе и с Рамаем разнесли по газетам. Обращение было в некоторых из них напечатано, мы получили моральное удовлетворение от собственной деятельности. Ну и собственно все на этом. Улица Гаяза Исхаки в Казани в том году так и не появилась, и через год, и через два.. Ну чтож, рано или поздно она все равно должна была появиться, даже я так думаю без наших тогдашних обращений. Это как приход лета. вот кажется в прошлом году очень тихо, без шуму и пыли в Казани появилась и улица Гаяза Исхаки. Узнал я об этом совсем случайно, и думаю - как так? - почему об этом нет никаких торжественных заявлений?. А потом понял - имя Исхаки дали бывшей улице, если не ошибаюсь, Володарского. Она хоть и в историческом центре города, но такая маленькая что многие горожане даже не знают о ее существовании. Длина ее 350 метров (я замерил по карте). Размещены на ней всего несколько ветхих домов, да и какое то хозяйственное здание Горьковской железной дороги. Короче говоря вот поэтому втихаря и переименовали. Неужели городские власти так низко оценили Гаяза Исхаки? |
|
![]() | |
|
июньдә өемдә "лимитсыз" интернет тоташтырган идем, һәм төрле кирәкне-кирәкмәгәнне җыя башладым. Шул тапканнар әйберләр арасында үзем турында да килеп чыкты. rahatlukum.narod.ru/ сайтында "Chatta tatarcha" исемле флеш-мульфильмда (http://rahatlukum.narod.ru/Chatta_tatarc Айнур Сибгатуллин ( Вот так я по молодости вляпался в историю. |
|
